Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
15.06.2021 г.

Получение заработной платы "в конверте"

В настоящее время не все люди готовы согласиться на получение заработной платы «в конверте». Раньше довольно большая часть работников могла пойти на участие в серых схемах в обмен на некоторую денежную компенсацию. Но с ростом социальных гарантий, которые предоставляет государство работающим гражданам, все больше граждан заинтересовано в том, чтобы вся их зарплата отражалась в документах.

Государство также является заинтересованным участником. Ведь вследствие серых схем оно не только недополучает взносы в социальные фонды, но и теряет текущие доходы бюджета из-за неуплаты НДФЛ. Поэтому в последние годы чиновниками развернута массовая компания против серых зарплат. Госслужащие не устают напоминать гражданам, что соглашаясь на нелегальные схемы, они становятся соучастниками правонарушения.

Последствия получения серой зарплаты для работника достаточно серьезны. Необходимо начать с того, что его права в части получения неофициальной заработной платы оказываются незащищенными. Так как эти суммы, в отличие от белой заплаты, нигде не задокументированы, доказать свое право на их получение крайне сложно.

Кроме того, всегда существует риск преследования со стороны налоговых органов. Однако наиболее существенные последствия — финансовые. Вот только некоторые из них:

  • - суммы серой зарплаты не будут участвовать в формировании накопительной пенсии;
  • - возможность гражданина взять кредит будет ограничена его официальной заработной платой (либо банк потребует более высокий процент за «принятие во внимание» части зарплаты, полученной «в конверте»);
  • - при начислении выплат социального характера они будут производиться только на основании белой зарплаты.

Поэтому в каждом конкретном случае работник решает для себя сам — мириться ему с зарплатой «в конверте» или нет. Тем не менее с серой зарплатой бороться можно.

Основные способы борьбы:

  • - обращение в налоговую инспекцию по месту расположения организации-работодателя. Лучше, если жалоба не будет анонимной. После получения сигнала ФНС проводит проверку.
  • - обращение в прокуратуру по месту нахождения организации.
  • - обращение в трудовую инспекцию.
  • Если дело доходит до суда, работник вправе представить доказательства собственной правоты.
  • Доказательствами, способными убедить суд, являются:
  • - свидетельские показания, если свидетели могут назвать точную сумму выплаченного дохода и точный период, за который он выплачивался, если сами показания взимались в рамках налоговой проверки инспекторами, а не в рамках розыскных мероприятий оперативниками и если свидетели рассказывают о фактах, случившихся в течение именно проверяемого периода;
  • - объявления о вакансиях, если они относятся строго к проверяемому периоду;
  • - материалы, собранные по итогам налоговой проверки, если будет доказано, что те принадлежат именно конкретной проверяемой организации, и к ним приложили руку конкретные уполномоченные организаций лица, и если из них будет чётко видно, какой именно работник, в каком размере и за какой период получал заработную плату;
  • - сравнение размеров официальной зарплаты работника со средними показателями зарплат других работников этой же профессии в регионе;
  • - предоставление аудио-, видеозаписей и фотографий, фиксирующих нарушение;
  • - предоставление ведомостей, в которых отражены серые регулярные выплаты.
  • Естественно, работодателя нельзя обвинить в мошенничестве с выплатой зарплаты: пусть в меньшем объёме, но она выплачивается. К нему предъявляются другие претензии.

О фактах нарушения трудовых прав, в части использования работодателями «серых» схем оформления трудовых отношений и выплаты заработной платы, Вы можете сообщить по телефону: 8(85549) 2-07-86

Получение заработной платы "в конверте"

Хезмәт хакын “конверт”та алу

Икенче яклап, кешеләрнең барысы да хезмәт хакын “конверт”та алырга риза булмый. Күпмедер өстәмә акча хисабына элек күп кешеләр “соры схемаларда” катнашырга ризалашалар иде. Әмма эшләүче кешеләргә дәүләт социаль гарантияләрне күбрәк бирә башлаган саен, гражданнар да хезмәт хакының документларда тулысынча чагылыш табуына өстенлек бирәләр.

Дәүләт шулай ук кызыксынучан як булып тора. Чөнки ул “соры схемалар” нәтиҗәсендә, социаль фондларга взнослар алып җиткермәү генә түгел, НДФЛ түләнмәгән сәбәпле, бюджетка керергә тиешле агымдагы керемнәрне дә югалта. Шуңа да соңгы елларда чиновниклар тарафыннан соры хезмәт хаклары түләүгә каршы күмәк кампания алып барыла. Дәүләт хезмәткәрләре гражданнарга, легаль булмаган хезмәт хакларына ризалашкан очракта, аларның хокук бозучыларга кушылып китүләрен кат-кат сөйлиләр.

Соры хезмәт хакы алуның ахыргы нәтиҗәләре эшләгән кеше өчен гаять җитди. Иң башта рәсми булмаган хезмәт хакы алганда, аларның хокуклары якланмаган икәнлеген әйтергә кирәк. Чөнки әлеге акча, чын хезмәт хакыннан аермалы буларак, бернинди документта да теркәлмәгән, аны алу юлында үзеңнең хаклы икәнне раслау бик катлаулы.

Моннан тыш, салым органнарының эзәрлекләү ихтималы да зур кала. Шулай да иң авыр нәтиҗә финанс ягына кагыла. Менә аларның берничәсе:

  • соры хезмәт хакы суммасы тупланма пенсия формалаштыруда катнашмый;
  • гражданинның кредит алу мөмкинлеге аның рәсми хезмәт хакыннан чыгып чикләнә (яки банк, «конверт»та алынган хезмәт хакын күздә тотып, югары процент таләп итә);
  • социаль характердагы түләүләрне исәпләгәндә, бары тик «ак» хезмәт хакының күләме генә исәпкә алына.
  • Шуңа күрә һәр конкрет очракта эшләүче кеше «конверт»тагы хезмәт хакына килешергәме, килешмәскәме икәнлеген үзе хәл итәргә тиеш.
  • Ә бит соры хезмәт хакына каршы көрәшергә мөмкин.
  • Көрәшнең төп ысуллары:
  • Эш бирүче оешма урнашкан урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итү. Шикаять аноним булмаса, яхшырак. Сигнал алынуга, федераль салым хезмәткәрләре тикшерү уздыра.
  • Оешма урнашкан урында прокуратурага мөрәҗәгать итү.
  • Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итү.

Әгәр эш судка барып җитә икән, эшләүче кеше үзенең хаклы икәнлеген раслаучы дәлилләр китерергә хокуклы.

Судны ышандырырлык дәлил булып торалар:

  • Шаһитлар күрсәтмәсе, әгәр алар кайсы чор өчен күпме керем түләнгәнен төгәл әйтә алсалар, шул ук вакытта күрсәткечләр оператив хезмәткәрләрнең эзләү чаралары кысаларында түгел, ә инспекторларның салым тикшерүе үткәрү вакытында алынсалар һәм шаһитлар нәкъ менә тикшерү чорына караган вакыттагы фактлар турында сөйләсәләр;
  • вакансияләр турындагы белдерүләр, әгәр алар тикшерелә торган чорга тәгаен туры килә торган булса;
  • тикшерү нәтиҗәләре буенча тупланган материаллар, әгәр аларның тикшерелә торган оешмага туры килгәнлеге төгәл расланган, аларда оешманың вәкаләтле затының «кулы уйнаган», һәм алар буенча кайсы хезмәткәрнең нинди чорда күпме күләмдә хезмәт хакы алганлыгы ачык күренеп тора торган булса;
  • эшләүченең рәсми хезмәт хакын шул төбәктәге шул ук һөнәр ияләре ала торган уртача хезмәт хакы белән чагыштырып карау;
  • тәртип бозуны теркәгән аудио-, видеоязмалар һәм фотографияләр күрсәтү;
  • соры түләүләрнең регуляр башкарылганлыгы чагылдырылган ведомостьлар күрсәтү;

Билгеле, эш бирүчене хезмәт хакы түләүдә мошенниклыкта гаепләп булмый, чөнки, әз генә күләмдә булса да, хезмәт хакы түләнә бит. Шулай да аңа башка дәгъвалар белдерелә.

Хезмәт мөнәсәбәтләренең «соры» схемасын кулану һәм хезмәт хакын шул рәвешле түләү җәһәтеннән хезмәт хокукларын бозу фактлары турында Сез 8(85549) 2-07-86 телефоны аша хәбәр итә аласыз.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa